📌 «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары белән очрашу.
#яңаисем #татмедиа #Тукайга140 #КазанУтлары
#яңаисем #татмедиа #Тукайга140 #КазанУтлары
#яңаисем #татмедиа #Тукайга140 #КазанУтлары
📍 Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” исемле повесте нигезендә төшерелгән кинофильм тәкъдим ителде.
Режиссер: Александр Далматов
№3
📍 Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” исемле повесте нигезендә төшерелгән кинофильм тәкъдим ителде.
Режиссер: Александр Далматов
№2
📍 Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” исемле повесте нигезендә төшерелгән кинофильм тәкъдим ителде.
Режиссер: Александр Далматов
№1
#яңаисем #татмедиа #Тукайга140 #КазанУтлары
Замананың әрсез суыгыннан
Чатнаганда хәтта имәннәр,
Әче җилдән посып иелә-бөгелә,
Ышык җирдән күпләр килгәннәр.
«Тукай язы»
✍️ Халисә Мөдәррисова
🎭 Әлдермештән Әлмәндәр
📍 Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
Бар төнемне, кулдан килсә,
Салыр идем шигырьгә...
✍️ Әлфия Ситдыйкова
Апрель җиткәч, гөрли гөрләвекләр,
Апрель җиткәч, бөре уяна.
Шаулы апрель бөек Тукайны да
Бүләк иткән якты дөньяга.
📌 «Яшәү гимны»
✍ Әлфия Ситдыйкова
«Сәрләүхәсез»
✍️ Габдулла Тукай
Укый Ихтыяр Кыямов
Чык та төшеп өлгермәгән әле
Балачагым баскан эзләргә.
Йомшак кулы белән болын җиле
Песи баласыдай сырпаланып,
Иркәләнеп сарыла тезләргә...
✍️ Әлфия Ситдыйкова
Җир кешене һәрчак ашыктырган
Гасыр, еллар буе.
Ашыгып сөя кеше, аннан ашыгып
Уза, диләр, туе.
Мин дә ашыгам алга, елларыма
Йөрәк ачып менә.
Ашыктыра Кояш, йолдыз мине,
Җилләр ашыктыра.
Йә суыта дөнья, йә тирләтә,
Яки ачыктыра.
Кузгалырга, алга юл алырга
Форсат ачып тора.
Нинди бәхет! Һәрбер көне белән
Дөнья ашыктыра.
...Яши ала шулай ашыгып җирдә
Бары гашыйк кына.
🎼 С. Сәйдәшев көе
✍ К.Тинчурин сүзләре
🎭 К. Тинчуринның «Кандыр буе» пьесасыннан
📍 Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган кичәдән.
Тал-тирәккә кунып сайрый
Бер кош һәркөн, таң тугач.
Әйтерсең лә һәр күңелдә
Яши сары сандугач...
«Сандугач»
✍️ Әлфия Ситдыйкова
Ераклардан, тарих төпкеленнән
Болгар — татар булып калыкты.
Хәтере — хак, намусы ак булыр
Сөембикәсе булган халыкның.
Төртенергә төртеп бастырса да,
Коръән уты җанын яктыртты.
Көнен буды, динен буалмады
Мәрҗание булган халыкның.
Кадерле бер асыл җәүһәр итеп,
Татар телен җиргә танытты.
Телен кисеп, аңын каплап булмый
Тукайлары булган халыкның.
Катламнардан яшел шытым булып,
Төрмә ташын тишеп калыкты.
Тоткын итеп, тезләндереп булмый
Мусалары булган халыкны.
Сүзен әйтер, миссиясен үтәр
Сокландырып олпат тарихны.
Чорлар йотмас, вакыт үтерәлмәс
Киләчәге булган халыкны.
