Shorts
- Кормаш авылында яшәүче Сөрмәдия апа Зиннәтуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук җирлекнең ветераннар Советы да котлады үзен. Балалары да иртәдән янәшәсендә булды.
- Биеш авылында “Рябинушка” үзешчән халык коллективының оешуына 30 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм чарасы узды.
- Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин корбанга малны читтән эзләмәскә киңәш итә. Ветеринария хезмәте вәкилләре фикеренчә, районда корбанлыкка мал җитәрлек. Сарык үрчетүчеләр дә шактый. Бу йогышлы авырулардан саклап калу чарасы булып тора.
- Район мәдәният йортында “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары, остазлары җыелды. Биредә бәйрәм рухы хакимлек итте. Фойеда мастер-класслар оештырылды. “Алдынгылар хәрәкәте”нең мәктәпләрдә оешкан беренчел бүлекчәләре командалары ел дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады, уңышларын барлады.
- Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән әлеге 200 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм 2026нчы ел башыннан районда даими яшәүче, дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә бирелә. Районда әлеге түләүгә беренчеләрдән булып Апаста яшәүче Марсель һәм Алинә Мифтаховлар гаиләсе ия булды.
- Апасның Миргасыйм мәчетендә уку елы тәмамланды. Мөслимәләр 3 ел дәвамында дин сабаклары үзләштерде. 13 апаслы башлангыч дин белем алу турында таныклыклар алды. “Миргасыйм мәчете каршындагы мөселман мәдрәсәсе шәкертләре 2023 елдан дин белемнәре үзләштерде. Остазлары Люция Зыятдинова янәшәсендә алар гарәп язуын, кагыйдәләрен өйрәнделәр. Имтиханны уңышлы тапшырып, таныклыклар алдылар. Хәзер абыстайлар дини чаралар оештыра, 1 курс шәкертләренә гарәп язуын өйрәтә алалар”, - ди мәчетнең имамы Рамазан хәзрәт Әминов.
- Апаста “Алдынгылар хәрәкәте”нең район слеты узды. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов үз бәясен бирде.
- Каратунда яшәүче Таһир абый Мөстәкыймов - әтисе һөнәрен дәвам итүче бәхетле авыл улы. Олы Бакырчы авылында 9 балалы гаиләдә туып-үскән. Яшьтән әтисенә ияреп техника арасында йөргән, тимер-томыр серләренә төшенгән. Инде менә 48 ел техника аның җан дусты. Бүгенге көндә Каратун авыл җирлегендә тракторда эшли. Җирлекнең чисталыгын кайгырта, юлларның торышы өчен дә җаваплы.
- Апас районында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы быел да зур хөрмәт һәм киң колач белән билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасы Муса Җәлил урамыннан башланган тантаналы парад белән ачылды. Анда район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.Батырлар истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Аннан соң район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантимиров һәм кунаклар халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров та катнашты.
- Пускай Ваш вечер наполнится теплой и манящей аурой уюта. Пусть играет любимая музыка.Займите свой вечер тем, что согреет сердце и обнимет душу🤍
- Горбунов исемендәге берләшмәнең Түбән Балтай авылы янындагы 368 гектарлы кырда чөгендер чәчү эшләре бара.
- Апас районы үзәгендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре бара. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районны матурлау максатыннан чәчәкләр утырту эше дәвам итә. Оешма хезмәткәрләре тарафыннан якынча 12 мең төп чәчәк утыртылды. Район үзәге төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлә.
- "Апас-Мол"агрофирмасында язгы чәчү бара. Балтай кырында чөгендер чәчелә. Эшләрегез уң булсын, игенче!🤲🤲🤲
- Яшә, Апас, гомер-гомергә, Сүрелмичә мәңге күңелемдә. Зөя буе куе тал-тирәк, Кайтмый калам сиңа бик сирәк. Апасым дип йөгереп кайтам төбәккә. Яшә, Апас, гомер-гомергә, Сүрелмичә мәңге күңелемдә. Зөя буе куе тал-тирәк, Синсез ничек яшәмәк кирәк? Шул тәүге җыр яши минем күңелемдә. Яшә, Апас, гомер-гомергә, Сүрелмичә мәңге күңелемдә. Автор Шәриф Мостафин Видео Лейла Шарипова
- Габдулла Тукайный 140 еллыгы уңаеннан, Морзалар мәктәбендә “Тукай – безнең күңелләрдә” бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгене район башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге Морзалар урта мәктәбе белән берлектә оештырды. Бәйгенең иганәчесе – “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов. Бәйгедә барлыгы 169 бала катнашкан. Иң уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләнде.
- Мемориаль составны Каратун тимер юл станциясендә район җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар, тимер юл тармагы ветераннары һәм җирле халык каршы алды. Поезд составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән 10 платформа һәм Үлемсез полкның пассажир вагоннары кертелгән. Состав башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарә иткән бәйрәмчә бизәлгән “Лебедянка” паровозы. Платформаларда Т-70 танкын, 1939 елгы гаубицаны, 1943 елгы минометны, зенит җайланмаларын күрергә була иде.
- Әлеге вакыйга кысаларында районга Татарстан Республикасындагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе советы рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев килде. Кунакларны Апас районы Халыклар дуслыгы йорты мөдире Гөлнара Галиакберова каршы алды. Константин Малышев Республика буенча Чуваш атналыгы узуын, һәм бу көннәрдә чувашлар яшәгән төбәкләрдә төрле мәдәни чаралар үткәрелүе турында сөйләде.
- Әлеге уңайдан, Апас зиратында районкүләм өмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты - каберлекләрне чистарту, зират территориясен тәртипкә китерү. “Зиратларны карап, тәртиптә тоту - һәркемнең изге бурычы. Мондый өмәләр ата-бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтү, тирә-як мохитне чиста һәм тәртипле тоту өчен әһәмиятле”, - диләр оештыручылар.
